25 нче ноябрьдә Идел буе спорт академиясендә региональ чемпионат этабы «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) 2020/21 сезонында «Туроператорлар эшчәнлеге» компетенциясе буенча уза. Ике ярыш мәйданында төп экспертлар булып икътисад фәннәре кандидаты, доцентлар, Мария Веслогузова белән Юлия Ибатуллова калды.

Әйтергә кирәк, төп эксперт статусын алу өчен алар профессиональ компетенцияләр үзәгендә курслар уздылар.  Әлеге курслар белән Travel Business Schoolда таныштылар. Ике экспертның бай эш тәҗрибәсе әлеге өлкәдә бар.

Мария Веслогузова үзенең педагогик эшчәнлек дәверендә 80 фәнни һәм укыту әсбаплпры язган, академиядә «Туризм икътисады», «Туризм эшчәнлеген оештыру», «Тикшерүнең заманча методлары» дисциплиналарын укыта. Ул магистерлык «Туризм»белем бирү программасы җитәкчесе дә. Моннан тыш, ул «Эчке һәм тышкы туризм» номинациясе буенча муниципаль конкурста эксперт комиссиясендә санала. 2020 нче елда РФ стратегик инициативалары Агентлыгы буенча статуска ия булды.

- Вузда укыту, муниципаль конкурста жюри составында булу, профиль ассоциацияләр белән эшләү җиңелләрдән түгел.., - дип сөйли Веслогузова. – «Ворлдскиллс»ның катгый таләпләре бар. Регламент, ярышлар формасы,  Укулар азагында тест алу уздырыла.

Юлия Ибатуллова 50 дән артык фәнни мәкалә һәм уку әсбабы бастырган. Ул академиядә: «Кунакханә эшен оештыру», «Кунакханә эшенә кереш», «Сервиста менеджмент», «Туризм предприятие белән идарә итү документация тәэминаты» дисциплиналарын алып бара. 2011 нче елда  Алгарыш республика программасы кысаларында Барселонда «Туризмда стратегик менеджмент» программасы буенча укуларда булды.

- Ярышларның төп эксперт статусы – әлбәттә бик престижлы, - дип сөйли Ибатуллова. – Компетенцияләр кысаларында без зур тәҗрибә туплыйбыз.  Әгәр дә әлеге зур сыйфатка ирешәбез икән, сертификация процедурасы узабыз. Әлеге сертификация чемпионатлар уздыруга ярдәм итә.

Ике эксперт та билгеләвенчә, Академия җитәкчелеге ярдәме, мастерлар-эксперт Юлия Соловьева (Виктор Талилихин исемендәге Мәскәү белем бирү комплексы), Анна Гуринчук һәм Александра Иванова компетенцияләре буенча (Мәскәү шәһәре, Travel Business School) Региональ Чемпионат безнең конкурс мәйданында югары дәрәҗәдә узачак.