Россия президенты Владимир Путин Идел буе физик тәрбия, спорт һәм туризм академиясе ректор вазыйфаларын башкаручы Рафис Борһановны  Александр Невский исемендәге орден белән бүләкләде.  

РФ президент фәрманы рәсми интернет-порталда басылган.

«2019 нчы ел Казан шәһәрендә «Ворлдскиллс» стандартлары профессиональ осталык буенча дөнья чемпионаты уздыруга зур өлеш керткән өчен, дип әйтелә документта.