Идел буе спорт академиясендә узган атнаны ректор вазыйфаларын башкаручы Рафис Борһанов Сириянең Олимпия комитеты башлыгы Ферас Муалла белән очрашты.
Аннан алда Сирия делегациясе ТР спорт Министрлыгында булды, соңыннан Сириянең спорт идарәсе башлыгы Татарстан президенты Рөстәм Минниханов белән очрашты. Идел буе академиясендә Олимпия комитеты вәкилләре өчен вузның уку-лаборатор корпусында экскурсия узды. Кунакларга академиядәге уку һәм спорт-күнекмәләр турында сөйләделәр. Экскурсияне вузның аспирантурасында укыган сирияле Алрхман Алхусни белән египтянин Хасан Фисал оештырырга булышты.
Килешү төзү Сирия делегациясе һәм ректор вазыйфаларын башкаручы Рафис Борһанов арасында алдагы очрашу киңәшмәләре өчен дә нигез булып тора. Вуз квалификацияле кадрлар хәзерләүдә Сириянең спорт һәм туристик тармагына ярдәм итәргә хәзер. Моның өчен интеллектуаль һәм матди-техник мөмкинчелекләр бар.
Әйтергә кирәк, очрашуда Рафис Тимерханович академиянең генә түгел, Татарстан Республикасының белем бирү ресурсларын тәкъдим итте. Өлешчә регионда эффектив һәм заманча урта һөнәри белем бирү системасын да ассызыклады.
Очрашу барышында Сириянең баскетбол федерациясе президенты Ала Юхаджи да бар иде, Ферас Муалла үз чиратында исә Рафис Борһановка Казанда узган Сирия баскетбол командасы күнекмәләрендә күрсәткән ярдәм өчен рәхмәт белдерде. Баскетбол уенчылары Азия-2021 Кубок ярышларына хәзерләнәләр, шул исәптән академия командасы белән дә матч булып узды. Академиянең спорт залында аларга күнекмәләр өчеен урын һәм вакыт бирелде.



