«Академик»-парабадминтонист  буенча Россиянең абсолют чемпионы булып Павел Куликов калды. Парабадминтон буенча илнең чемпионаты Ставропольдә Россиянең 18 субъектыннан йөзләп спортсменны җыйды.

Идел буе академиясе студенты Павел Куликов шәхси беренчелектә алтын, ә парлы разрядта ике җиңү яулады. Идел буе академиясе магистранты Олег Донцов белән парда ир-атлар разрядын, Санкт-Петербургтан Наталья Яремчук  беләна микстта яхшылардан булып табылды. Ир-атлар разрядында бронза призер булып Олег Донцов калды.

Турнир нәтиҗәләре буенча 2021 нче елда халыкара ярышларда катнашу өчен җыелма командага кандидатлар исемлеге булдырылды.