Мәскәүдә тхэквондо буенча Россия Чемпионаты ярышлары төгәлләнде. Академия командасы уңышлы рәвештә җыелма команда составына керде. Чемпион титулын 46 кг үлчәү категориясе буенча Лариса Медведева яулады. Аның игезәк апасы Галина Медведева 49 кг үлчәү категориясендә өченче урында калды. Ир-атлар арапсында бронза призер булып Данил Алексеев (ү/к 63 кг) калды.
Идел буе академиясенең тагын бер студенткасы Юлия Казрятова 46 кг үлчәү категориясенә кадәр ярымфиналда оттырды. Марсель Иванов та яхшы нәтиҗә күрсәтте.
Көрәш төрләре теория һәм методика кафедрасы трненр-укытучысы сөйләвенчә, спортсменнарны җаваплы һәм кызыклы сезон көтә:
«Без хәзерге көндә дөнья чемпионаты һәм Бөтендөнья Универсиадага хәзерләнәбез. Соңгы арада ике рейтинг турнирында чыгыш көтелә. Яз аенда Бөтендөнья җәйге Универсиадада катнашуга өмет бар”.



