Россиянең 10 регионыннан якынча йөз спортсмены быел традицион рәвештә Татарстан Республикасының Президент Кубогы ярышларында катнаша. Ярышлар өченче тапкыр Идел буе академиясенең Су спорты төре сараенда уза. Турнирны популярлаштыру максатыннан җыелма Россия  турниры программасына  OPEN категориясе кертелде.

Әлеге категориядә бронза призер «академик» Александр Белевцев. Икенче медаль, Александрның синхрон сикерү буенча Руслан Тернов белән бергә алынган. Өченче медальне «академик» Никита Шлейхер яулады. Ул атказанган спорт мастеры Евгений Кузнецов белән өч метр трамплинда сикереп, нәтиҗәгә иреште.