«Педагогик дебют» конкурсына нәтиҗә ясалды. Конкурсның нәтиҗә этабы апрельдән коронавирус эпидемиясе булу сәбәпле, сентябрь аена күчерелде.  Ә октябр аенда конкурсның җиңүчеләре бүләкләнде. Иртәме, соңмы, бүләкләр үз геройларын тапты!

Әйтергә кирәк, конкурс «Педагогик дебют» традицион рәвештә Идел буе академиясендә студентларның практика узу кысаларында уздырыла һәм бу конкурс һөнәри осталыкны билгели.  

Әлеге конкурста профессиональ компетенцияләр дәрәҗәсен, иҗади  потенциал, эрудицияны күрсәтергә кирәк. Идел буе академиясенең практикалар бүлеге җитәкчесе Гүзәл Галиуллина билгеләвенчә, дәрес һәм тренировка – иҗади процесс.

Икенчедән, конкурстагы жюри катнашучыларның практика узган җиренә барып бәя бирә. Калган ике этап исә иҗади, алар да нәтиҗә ясауга тәэсир итә. Беренче бирем «Сәламәт буын – милләтнең киләчәге» темасына эссе язарга кирәк иде. Өченче этапта, анда 9 финалист калды, «Мин һәм минем профессиям» темасына презентация ясарга кирәк.

Моннан тыш, җиңү өчен конкуренция (10 мең беренче урын һәм 8 һәм 6 мең -  икенче һәм өченче урыннар өчен). Нәтиҗәдә беренче урынны 4 нче курс студенткасы, булачак нәфис гимнастика тренеры Эвлия Шакирова, өченче урынга спорт факультетыннан – Ольга Валекжанина, булачак спорт гимнастикасы тренерына бирелде. «Көмеш» призер исеменә физик тәрбия факультетыннан (спорт менеджменты юнәлше) Юлия Зырянова лаек булды. Булачак менеджерлар да педагогик практика уза. Юля сәләтле кешенең бар яктан да сәләтле икәнлеген раслады.