Ишкәк ишү үзәгендә Студентлар ишкәк ишү регатасы тамашачылар өчен якты кичерешләр бирде. 31 студентлар командасы Казанда финал ярышларында катнаша.
СГЛ советы председателе Александр Коновалов билгеләвенчә, һәрбер лига югары конкуренциягә ия. Елданн ел әлеге ярышларда катнашучы студентларның саны арта. Процесс бара, югары нәтиҗәләр спорты үсеш кичерә».
«ИТМО җиңү чтудентлар ишкәк ишү лигасы өчен позитив момент, - дип ассызыклый СГЛның башкарма директоры Игорь Яновский. – Монда алар уңышка ирешергә өйрәнәләр. Көнбатышта академик ишкәк ишү – университет дәрәҗәсендәге спорт төре. Без билгеле стандартлар булдырырга тырышабыз, чит илдә иң элек инфраструктура барлыкка килде, аннан соң гына студентлар ишкәк ишү белән шөгыльләнә башлады. Иң элек командалар булдырабыз, аннан соң инфраструктура төзибез. Бу исә яхшы тәҗрибә булачак. Кызганычка каршы, илдә 2000 метр классик дистанция белән дүрт канал, сайлау да зур түгел: Ростов-на-Дону, Түбән Новгород, Мәскәү һәм Казан».
Игор Яновский сөйләвенчә, соңгы ике елда зур оештыру эшләре алып барылды. Командалар өчен KPI булдырылды, вузларда студентлар клублары оештырылды. «ИТМОның ишкәк ишү бассейны Питерда булачак. СПГУ да ишкәк ишү клубы булдырылды, - дип дәвам итә Яновский. – Заманча клублар кроссфит элементлары белән. Ишкәк ишү – матур спорт төре, популярлыкны һәрвакыт да югалтмый. Ә тамашачыларны җәлеп итәр өчен коллаборация ясау, ягни башка юнәлешләр белән берлектә мастер-класслар, ярмарка, фестивальләр уздыру кирәк. Шул вакытта гаилә тарихында да үз урынын табып, баланың киләчәге өчен файдалы спор төре булуына төшенәчәкләр».



