Узган ялларда Татарстан башкаласында ике эре массакүләм җиңел атлетика старты – Милләтләр кроссы һәм Казан марафоны узды. Идел буе академиясе студентлары һәм укытучылар әлеге чарада актив катнашты.  

«Милләтләр кроссы» Казанда 10 нчы октябрьдә «Ак Барс Арена» стадионында узды. Ярышлар программасында 1, 2 и 3 километрга йөгерү бар. Идел буе академиясеннән акциядә 40 студент һәм укытучы, ә  спорт факультетытының декан урынбасары  Ришат Галиев ярышларның хөкемдары булды.

Казан марафонына язылучылар саны елдан ел арта. Иң яхшы йөгерүчеләр унлыгы исәбендә 10 км чакрымга йөгерүче 4 нче курс студенты Лидия Рогова һәм вуз магистранты Раисия Иванова, ул  дистанцияне дүртенче килде. Нәтиҗә рейтингы буенча ярыммарафон (21,1км) топ-10лыкта өченче курс студенты   Антон Тингаев (4 нче урын) һәм магистрант Едвига Исанаева (8 нче урын).