Лев Павлович Матвеев - физик тәрбия һәм спорт теориясенә нигез салучы  исемендәге стипендияне Идел буе академиясеннән ике укучы алачак. Россиянең спорт Министрлыгы приказы буенча Елизавета Андрюкова һәм вуз магистранты Равил Ахматгалиев алачак. Алар икесе дә актив фәнни эшчәнлек алып бара.

Равил Ахматгалиев волейбол и баскетбол теория һәм методика кафедрасында белем алып, хәзер исә магистратурада укын дәвам итә. Равилнең исәбендә  6 фәнни эш, региональ, Бөтенрәсәй һәм халыкара конференцияләрдә катнашу. 2020 нче елның маенда Ахматгалиев Бөтенрәсәй конкурсы «Студент- тикшерүче» конкурсының «Физик тәрбия һәм спорт үсешендә теоретик-методологгик, адаптив-педагогик аспектлар һәм заманча тенденцияләр» номинациясендә катнашты.

- Равилне бары яхшы яктан гына билгеләргә була, -  дип сөйли волейбол һәм баскетбол теория һәм методика кафедрасы җитәкчесе, педагогика фәннәре докторы Игорь Коновалов. – Ул бик яхшы укыды, перспектива, киләчәге бар, аңа зур өметләр баглыйбыз.

Физик тәрбия факультеты студенткасы Елизавета Андрюкова быел рекреация, спорт-сәламәтләндерү туризмы һәм фитнес кафедрасында белем ала.

- Җаваплы, үз эшен төгәл үтәүче студентка, - дип бәяли кафедра мөдире Равил Набиуллин.

Елизавета су спорты төрләре – синхрон һәм су асты йөзүе белән шөгыльләнә.  Аның доклады «Йөзүчеләрнең физик сыйфатларын фәнни тикшерү» Бөтенрәсәй конкурсында яхшылардан дип танылды. Ә эшнең үзе команда составында «Энактус» конкурсында финалга узды.