Бүген Идел буе академиясенең актлар залында Халыкара укытучылар көне уңаеннан тантаналы бәйрәм чарасы узды. Педагогик хезмәткәрләрне бәйрәм белән Татарстан президенты Рөстәм Минниханов котлады.
- Хөрмәтле педагоглар, чын күңелдән сезне Укытучылар көне белән котларга рөхсәт итегез. Бу исә безнең хөрмәтле укытучыларыбыз, сезнең укучыларыгыз котлаулары, елмаюлы йөзләр, чәчәкләрдән торган матур һәм яраткан бәйрәм, - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Нургалиевич. – Укытучы хезмәте һәрвакытта да илнең киләчәк нигезе, интеллектуаль потенциал, икътисад үсеше булган һәм булачак. Шуңа күрә дә "укытучы" сүзе бар телләрдә дә ихтирам белән горур яңгырый.
ТР Президенты залда утыручыларга Укытучылар көне алдыннан гына ТР мәгариф һәм министры итеп Илсур Гараевич Хадиуллинны билгеләү карарына кул куюы турында хәбәр итте.
- Без бүген әлеге матур бинада, - дип сөйләде ул. – Монда безнең коллега– Рафис Тимерханович Бурганов җитәкчелек итә.
Президент хәзерге вакытта Идел буе академиясе ректор вазыйфаларын башкаручы Рафис Тимерханович Бурганока ТР ның мәгариф һәм фән министры вакытында куйган хезмәте өчен рәхмәт сүзләре җиткерде:
- Киләчәктә дә мәгариф өлкәсендә безгә булышырга сүз бирә, - дип тә өстәде.
Идел буе академиясендә педагогик хезмәткәрләрне Укытучылар көне белән тәбрикләп, вуз комбинаты зур бәйрәм торты әзерләгән иде!



