Татарстанның 14 вуз командасы Идел буе академиясе базасында узучы Бөтенрәсәй физик тәрбия-спорт комплексы «Хезмәткә һәм саклауга әзер» фестивалендә катнашты. Оештыручылар әлеге чараны Бөек Ватан сугышының 75 еллык җиңүенә багышлады.
Идел буе академиясе ректоры вазыйфаларын башкаручы Рафис Бурганов спортсменнарга уңышлар теләде.
- Сезнең мисал балалар, яшьләр, өлкән буын вәкилләре өчен дә әлеге хәрәкәткә иярү өчен өлге булып торачак, - дип сөйләде ул. – Барыбыз да сәламәт һәм көчле булыйк! Рафис Бурганов ГТОның алтын медальләрен академиянең өч студенткасына тапшырды: Ясминә Давлетшинага, Наилә Ахметшина һәм Евгения Платоновага.
- Сәламәт булганда без бәхетле. Без позитив рәвештә дөньяга карыйбыз, горур рәвештә алага барабыз, - дип билгеләде ВФСК ГТО төбәкара җәмгыять оешмасы җитәкчесе Эдуард Иванов.
Россия студентлар спорт союзы төбәкара бүлеге исеменнән яшьләр физик тәрбия-спорт җәмгыяте «Буревестник» председателе Эмир Харисов катнашучыларга уңышлар теләде һәм бүгенге җиңүне Бөек Ватан сугышы бөек җиңүенә багышларга кушты.
- Сигез ел дәвамында җиңел атлетика белән шөгыльләнәм, - дип сөйләде академия студенты Дмитрий Чусов. – Үземнең көчләрне сынап, ГТОның җиденче баскычына күтәреләсе иде. Команданы күп спорт төрләре буенча җыйдык, хәзер җиңүгә өметләнәбез.
Вузларның командалары яхшы физик хәзерлеккә ия. Күп еллар спорт белән шөгыльләнеп ирешкән уңышлары бар. ГТО таләпләре аларның яшәү рәвешләренә керә.
- ГТО нормативларын уздыруга хәзерләнү – организм өчен күнекмәләр бирү дип сөйли Россия ислам университеты студенткасы Шаура Хасанова. – Мәктәптә 5 нче баскыч нормативларын алтынга тапшырдым, хәзер алтынчысын алырга телим.
Студентлар өчен фестиваль дәрәҗәңне тикшерү генә түгел, яңа дуслар да табу. Мәсәлән, Казан дәүләт ветеринар медицина академиясе студенты Альфис Гильманов 2,70 озынлыкка сикерү буенча рекорд куйды. – Бу әле чик түгел, - диде ул. – Күнекмәләр алып нәтиҗәне яхшыртачакмын!
Ярышның җиңүчеләре Идел буе академиясе студентлары, икенче урында җыелма КФУ, «бронза» җиңүгә КЮИ МВД командасы ия булды.



