1 нче сентябрьдә Идел буе спорт академиясендә яңа уку елы башланып китте. Авыр эпидемиология чорында маскалар кию, социаль дистанция саклана. Традицион форматта Белем көне үткәрелә алмады. Уку елы башында   академиядә берничә  онлайн-чаралар уздырылды

Беренчедән, 1 нче сентябрьдә 16.00 сәгатьтә рәсми инстаграм-аккаунтта академия ректоры Йосып Якубов һәм студентлар советы председателе Александр Локалов туры эфирда студентларны Белем көне белән котлады.

Икенчедән, 1 - 3 нче сентябрьдә рәсми Инстаграм-аккаунтта @studsportacadem «Беренче курс студенты, мин сине беләм!» марафоны уза.

Өченчедән, 1 - 5 нче сентябрьдә беренче курс студентлары өчен академия биналары буенча автобуста экскурсия узды. Экскурсияләр 18.00 - 19.00 була. Академия турында студент-активистлар һәм проректорлар сөйләячәк.

Дүртенчедән, укуның беренче көнендә студент-тьюторлар беренче курслар өчен уку-лаборатор корпус һәм Универсиада авылы белән квест-таныштыру уздырачак.

Бишенчедән, беренче курслар өчен анкета уздырычаклар. 3 нче сентябрьдә теләк белдерүчеләр үзләренең талантларын күрсәтә алачак.

Әйтергә кирәк, спорт факультеты беренче курс студентларын декан һәм укытучылар белән таныштытыр өчен  1 нче сентябрьдә актлар залында 17.00 сәгатьтә җыя.