Вуздагы күпчелек укытучылар — гамәли дәресләр алып баручы, ә студентларның 90%ы икенче курстан эшлиләр.
6 нчы августта Идел буе академиясенең физик тәрбия юнәлешенә студентларны кабул итү сынаулары уза. Спорт профиле буенча гаризалар кабул итү тәмам. Туризм, сервис һәм кунакханә эшен сайлаучылар өчен гаризалар 27 нче августка кадәр. Белем бирү программалары турында «БИЗНЕС Online» газетасында укып була.
85% УКЫТУЧЫЛАР — ГАМӘЛИ ДӘРЕСЛӘР
Сервис һәм туризм факультеты Идел буе академиясендә 2013 нче елда барлыкка килде, дип сөйли декан факультеты һәм доцент Резеда Хадиуллина. «Күп кеше булуга карамастан (300дән артык), академия факультетлары арасында безнең чыгарылыш укучылары бик яхшы диплом белән чыгучы һәм сессияне уңышлы тәмамлаучылар, — дип билгеләде декан. — Безнең студентлар Россиянең 22 регионыннан һәм 5 чит илдән килүгә карамастан, факультетта дустанә атмосфера. Һәрберсен йөзгә күреп таныйм. Алар белән бик җиңел түгел, тик кызык».
Дөньяви спорт чаралары Казанда 2013 нче елда узды, ул бик күп туристлар һәм җанатарларны үзенә җәлеп итте. Ярышларны уңышлы уздыруның сере билгеле бер спортның популярлыгында гына түгел, кунакларны кабул итү шартлары булдыру да. Туризм индустриясе өчен яшь һәм креатив профессионаллар.
«Югары класс спортсменнар безнең факультетта да бар, — дип дәвам итә Резеда Хадиуллина. — Үзләренең киләчәгенә күз салып, алар зур планнар белән йөри. Профиль бик киң, чикләүләр юк».
Күп кенә академия студентлары чит илдә эшләргә хыяллана, программалар буенча стажировкалар уза. Тик килеп туган пандемия күп кенә паннарга аяк чалды. Казанда уздырылучы масштаблы халыкара чаралар студентларга Казанда стажировка узарга ярдәм итә.
Әйтергә кирәк, факультетның 85% укытучысы фәнни исемгә ия һәм ул студентларга гамәли күнекмәләр бирә. Дәресләрнең көн тәртибендә дәресләр алып баручы күп укучыларның фамилияләрен күрергә була. Алар арасында кунакханәләр белән идарә итүчеләр, төрле тармак ассоциацияләре җитәкчеләре. Идел буе академиясе студентларына лекцияләрне туризм буенча Татарстан Республикасы дәүләт комитеты председателе Сергей Иванов укый.
ЯХШЫ СТУДЕНТЛАРНЫ ВУЗНЫ ТӘМАМЛАГАНЧЫ УК “АЛАЛАР”
Идел буе академиясенең сервис һәм туризм кафедрасы җитәкчесе, доцент Людмила Петрик сөйләвенчә, әлеге төр теләктәшлек күп плюсларга ия: алар профессионаллардан белем күнекмәләр генә алып калмый, уку вакытында практика да уза.
«Яхшыларны вуз тәмамлаганчы ук алалар, — дип сөйли Петрик. — Туризм — иктисад сферасы, бизнес, база белемнәреннән тыш география, ситуацияне анализлау һәм аны прогнозлаштыру. Безнең студентлар үзләренең комапанияләрен булдырырга һәм аны үстерергә, кризис ситуацияләрдән чыгарга өйрәнә. Тур фирмалар да дөрес эш алымы булмаганлыктан ябыла, җитәкчеләр күп суммада бурыч алалар, сатып алучыларның мөмкинлекләрен истә тотмау бизнесны юкка чыгаруга китерә.
Казан һәм Татарстан тулаем туризм базарында алга бара, туристик потенциал үсешенә өмет бар. Семинар дәресләрне студентлар белән Свияжск, Болгарга барып уздырабыз, Казанның төре урыннарын өйрәнәбез. Безнең студентлар Италия, Турция, Франция илләрендә стажировка уза, кайберләре анда эш табып чит илдә эшләп кала. Пандемия вакытында безгә чит илгә чыгудан читләшергә туры килде, тик мөмкинлек булуга әлеге практика өстендә эшли башлыйбыз».
Сервис һәм туризм факультететында чит телләр өйрәнүгә дә игътибар бирелә. Күпчелек фәннәр чит телләрдә алып барыла, чыгарылыш эшләре инглиз һәм француз телләрендә яклана. Соңгы вакытта вуз студентлары актив рәвештә итальян, кытай һәм корей телләрен өйрәнә.
«Быел укырга керүчеләр рәтендә булучыларның БДИ инглиз теленнән 70 баллдан югары булса, уку өчен түләү 10-15 процентка кимрәк, — дип сөйли факультет деканы Резеда Хадиуллина. — Әлеге өстенлекләргә шулай ук TOEFL яки IELTS сертификатлары булганнар ия. Укырга керү бәясе (бакалавриатта елына 120 мең сум һәм магистратурада уку 128 мең сум) тәшкил итә, абитуриент һәм студентлар БДИ буенча 230 балл җыйсалар һәм бик яхшы билгеләренә укысалар, укырга керү күләменә ташлама ала».
Икътисади юл белән анализлап караганда, академия студенты елына 117 мең сумны экономияли, ул исә Универсиада авылында яши, вуз ашханәсендә туклана, укуга җәяү йөри (уку корпусы һәм объектлар якын урнашкан), бушлай тренажер залларга йөри һәм интернеттан файдалана.
Туризм һәм кунакханә эше буенча бизнес-карьера төзергә теләүчеләр бүген үк дөрес уйларга тиеш.



