Узган ОАЭ Халыкара рейтинг турниры G-2 классында тхэквондо буенча "Fudjairah Open" ярышында Идел буе академиясе студенткасы Юлия Казрятова бронза медаль яулады.

Көрәш төрләре теория һәм методикасы кафедрасы өлкән укытучысы  Алексей Каплев сөйләвенчә, турнир Азиядә иң эре чара булып тора. Анда 1800 спортсмен катнаша.

Казан командасы составында академиянең биш студенты: Валерия Демидова, Надежда Кочнева, Марк Абульханов, Алексей Берглезов һәм Камилла Касымова. Каплев билгеләп узганча, алар лаеклы рәвештә үзләрен күрсәтте. Демидова ярымфиналда Казахстаннан көндәшкә оттырды.