21 нче декабрьдә Мәскәүдә тарихта беренче тапкыр регби буенча чемпионат уза. Ярышлар «Динамо» пляж спорт төрләре үзәгендә уза. Ир-атлар һәм хатын-кызлар турнирында сигез җыелма команда көч сынаша. Хатын-кызлар җыелма командасы  «А» с хорват, румын һәм венгерлар белән уйный. Бу көннәрдә Россия Пермьдә узачак турнирга җыена, ә 19 нчы декабрьдә Мәскәүгә китәчәкләр. Команда составында Идел буе академиясеннән Анастасия Соловьева.

Спорт факультетытының дүртенче курс студенты Соловьева регби белән академиягә укырга кергәч шөгыльләнә башлый. Бүген исә ул студентлар турнирында Казан клубы «Энергия»дә Милли регбий лигасы чемпионатында катнаша.

Без Пермьдә Анастасия белән элемтәгә чыктык һәм күнекмәләре турында сораштык:

- Миңа бар да ошый. Атмосфера бик яхшы. Мондагы күнекмәләр команданыкыннан аерыла. Алар бигрәк тә контактлы һәм уенга хас. Клубта безне матчларга гына хәзерләмиләр, уйнарга да өйрәтәләр. Ә җыелма командада  әзер  спортсменкалар, тренерлар штабы Россиядә 18 яхшыны сайлап алды. Ярышларда тренерлар безнең уен тәртибенә карыйлар, безнең физик кичепрешләрне өйрәнәләр. Мин башка уенчылар белән үземне уңай хис итәм. Физик хәзерлек белән генә алардан калышам. Ә ниндидер компонентлар буенча тагы да яхшырак үземне тоям. Мин күптән түгел травма алдым, биш ай элек операция кичердем. Хәзер исә савыгу өстендә эшлим, уенда калышмас өчен тырышам.