«Спорт нәтиҗәләре -2019» буенча номинантларны «Ел спортсменкасы -2019» га ткдим итү бара. Алар бишәү. Һәрберсе җиңүгә лаеклы.

Христина Мацокина өчен узып баручы ел уңышлы булды. Красноярскта узган Бөтендөнья кышкы Универсиадада ул команда спринты буенча алтын җиңү яулады, ә индивидуаль спринтер ярышында көмеш медаль алды.

Сноубордистка Милена Быкова Красноярскта алтын һәм көмеш медальләр яулады. Милена Швейцариядә дөнья Кубогы этап ярышын җиңде. Ике тапкыр дөнья чемпионкасының юниорлар арасында карьерасы үсә. Яңа җиңүләр көтәбез.

Олеся Николенко, баскетбол буенча хатын-кызлар җыелма командасының капитаны. Моннан тыш, ул Рәсәй җыелма командасына Катарга пляж уеннары өчен чакырылган. АСБ Суперлигасына чыгу командада дөрес сайланган капитанның булуын раслый.  

Фигуристка Камилла Калимуллина Санкт-Петербургка иң көчле команда «Парадиз» составында чыгыш ясау өчен килгән һәм әлбәттә дөнья чемпионатында алтын медаль яулау төп максат булып тора. Беренче сезонда ук ул командага уңыш китерде. Россия командасы кыска һәм ирекле программада, турнир хуҗаларын, фин командасы Marigold Ice Unity җиңеп, Универсиада-2019 да югары уңышка иреште.

Бадминтонистка Евгения Косецкая – Рәсәй рейтингында №1, алты тапкыр дөнья чемпионы, Европа чемпионатының көмеш призеры, быел исә Минскта узган Европа уеннарында бронза яулады, халыкара  турнир White Night-2019 та катнашты. Ләкин иң югары нәтиҗә Чанчжоуда узган HSBC BWF World Tour Super 1000 турнирында.

Әйтергә кирәк, «Спорт нәтиҗәләре-2019» премиясе җиңүчеләре 18 нче декабрьдә билгеле була.