Пензада спорт гимнастикасы буенча Бөтенрәсәй ярышлары тәмамланды. Рәсми стартта академия данын өч студент яклады. Чистайдан беренче курс студенты Никита Симонов турнирда спорт мастеры титулы өчен көрәште. Рәсәйнең спорт мастеры Илья Любимов та уңышка иреште. Академия укучысы ирекле күнекмәләрдә «бронза» алды, күпкөрәш ярышлары буенча абсолют җиңүче булып танылды.
Вузның иң титуллы вәкиле – халыкара класс спорт мастеры, бакалавриатның чыгарылыш укучысы Александр Чичеров ике снарядта җиңү яулады, ә терәкле сикерү буенча икенче булып калды.



