Әстерханда утырып уйнау волейболы буенча Рәсәй чемпионаты узды. Беренче тапкыр әлеге спорт төре V җәйге паралимпия уеннары Торонтода 1976 нчы елда тәкъдим ителә.
Татарстанда әлеге спорт төре үз үсешен 2018 нчы елда академия студенты магистрант Юлии Сафиканова башлап җибәрде. Ул яшьләр Федераль агентлыгы грант иясе булып тора. Идел буе академиясе адаптив физик тәрбия һәм тормыш куркынычсызлыгы кафедра җитәкчесе Лариса Парфенова җитәкчелегендә вузда әлеге проект уңышлы эшли. Академия студентлары – Юлия Фокина, Чулпан Галиева һәм Александра Крюкова командада уйный.
Аз вакыт аралыгында кызлар Татарстан җыелма командасы статусын алды. Алар ике тапкыр Россия чемпионатында катнашты, Якутия һәм Мәскәүдән көндәшләр булды. Ярыш нәтиҗәләре буенча кызларга спорт мастерына кандида исеме бирелде.
«Бүген без югары класс командасы булабыз, - дип сөйли проект тренеры Юлия Сафиканова. – Без тренерлар составы һәм Татарстан Республикасы административ штабы физик тәрбия-спорт җәмгыятенә рәхмәтле. Спорт күпкә өйрәтә. Монда көндәшлек көчле. Бу исә кешелек эволюциясе, бар мөмкинлекләр белән эшләргә кирәк. Хәзерге көндә без команда өстендә тәҗрибә һәм белем алу өчен эшлибез. Безнең өчен республиканың федераль дәрәҗә ярышларында академияне таныту зур горурлык. Башка команда уенчылары һәмм тренерлары да безгә ышана, һөнәри үсәргә булыша».
Казан спорт үзәге буларак күпчелек спортсменнарны үзенә тарта. Без адаптив спортны үстерү буенча күп кенә тәкдимнәрне исәпкә алып, төрле чараларны уздыру өстендә эшлибез. Шунысын әйтик, физик яктан мөмкинчелекләре чикле кешеләр рухи яктан көчле булып кала бирәләр».



