Фәнни зал ачылу белән аспирантлар, вуз укучылары һәм укытучылар өчен Идел буе академиясенең китапханә җитәкчесе Юлия Зубкова инициативасы белән файдалы семинарлар башланды.
Уңайлы җиһазландырырылган китапханәнең фәнни залында төрле чаралар, презентацияләр, фәнни сөйләшүләр, конференцияләр уза, аспирантлар һәм магистрантлар диссертация һәм авторефератлар, фәнни-методик әдәбият белән куллану мөмкмнлеге бар. Магистрантлар һәм аспирантлар өчен фәнни зал 9 - 18 сәгатькә кадәр эшли.
Кулланылыш өчен алдынгы технологияләр һәм заманча китапханә сервисы булдырырылган, фәнни-гамәли семинарлар өчен электрон-китапханә системасы Znanium.com, ЭБС Book.ru, ЭБС Лань и ЭБС Руконт булдырылган.
ЭБС Лань төп принциплары турында "ЛАНЬ-ТРЕЙД" нәшрият йорты директоры Юрий Ельский сөйләде (Санкт-Петербург). Ул үз чиратында китапханә системасының мөмкинлекләре турында, шул исәптән сәламәтлекләре чикле кешеләр өчен дә булган мөмкинлекләр турында сөйләде, электрон платформада кулланылыш турында да мәгълүмат җиткерде.
«Бу китапханә хезмәткәрләре өчен дә яхшы тәҗрибә, - дип сөйли эш нәтиҗәләре белән Юлия Зубкова. – Безнең өчен ресурсны куллану статистикасы, программа белән идарә итү мөмкинлеге кызыклы. Әлеге төр чараларны ешрак уздырырга кирәк. Бу исә үз чиратында академия укытучыларына электрон китапханә системасын дөрес кулланырга, белем бирү процессында масштаблы уку һәм фәнни коллекцияне дөрес файдаланырга өйрәтә».



