Казанның Идел буе академиясенең Су спорты сараенда 1 - 3 нче ноябрьдә йөзү буенча дөнья Кубогы ярышлары узды. Аның катнашучыларының берсе Григорий Тарасевич. Россия җыелма командасы составында быел дүрт бронза медаль яуладылар. Дөнья Кубогы ярышлары җиде этапта узды. Икенчесендә - Кытай шәһәре Цзинанда аркада 100 метр йөзү буенча өченче урынны алды. Дүртенчесе Будапештта 200 метр дистанциядә аркада һәм 100 метровкада ярышты. Бишенче этап Берлинда, Тарасевич 200 метр дистанциядә аркада йөзү буенча өченче. Җәен спортсмен – Европа һәм дөнья чемпионаты призеры – Неапольдә узган Универсиадада «алтын» җиңү яулады. Хәзер исә аның белән Александр Красных чыгышын Казанда көтәбез.
Су спорты сараенда Дөнья Кубогы ярышлары 5 нче ноябрьдән башлана. Саранскта узган чемпионаттан академия студдентлары 20 җиңү алып кайттылар, әлеге исемлек тагын үзгәрде.
Магистрант Эрнест Максумов 400 метр дистанциягә йөзү буенча көмеш һәм 200 метр ирекле стиль белән җиңү яулады. Барлык күрсәткечләр буенча медальләрне магистрант Олеся Корчагина яулады. Ирекле стиль йөзү буенча 50 метр дистанциядә иң яхшы, 50 метр брасс йөзүдә икенче, 50-метровкада баттерфляй йөзү белән өченче нәтиҗә күрсәтте. Ирина Приходьконың шулай ук чемпионат нәтиҗәсе буенча өч җиңүе бар: «алтын» 400 метр кроль, «көмеш» 800-метр һәм «бронза» 200 метр. Алина Ситдикова брасс белән 200 м дистанциядә өченче булды. Дарья Головина 100 метр брасс белән финишка икенче булып килде.
Алексей Мерзляков катнаш эстафетасында катнашты. Ә Головина, Корчагина һәм Ирина Злобина ирекле стиль белән 4х50 метр эстафетада көмеш призер булды.
Эстафета «көмеш» җиңүне Головина белән Корчагина катнаш эстафета 4х50 метр, ә Мерзляков, Приходько һәм Корчагина катнаш эстафетада 4х50 метр ирекле стильдә йөзүдә яулады.
Россия чемпионаты нәтиҗәләре буенча кышкы Европа чемпионатына юллама булачак, ул исә Шотландиядә Глазгода уза. Чемпионатта Татарстан Республикасыннан академиянең җиде студенты: Никита Королев, Алексей Мерзляков, Игорь Лебедев, Вячеслав Мальковский, Олеся Корчагина, Ирина Злобина и Дарья Головина. Милли беренчелектә Григорий Тарасевич белән Александр Красных катнаша. Академия студенты Анна Егорова ярышта Ханты-Мансийск автоном округы данын яклый.
Ярышларның көн тәртибе һәм билетларны монда табарга була: https://dspkazan.com/projects/current/SWC2019/



