ХХХ җәйге Универсиада-2019 узуына күп вакыт калмады. Бөтендөнья студент уеннары 3 - 14 июльдә Италия шәһәре Неаполда узачак.

Универсиада хуҗасы булып әлеге шәһәр калды. 30-уеннар программасына 18 спорт төре керә, 2013 нче елда Казанда 27 иде.  

Италия ярыш програмасына уктан ату һәм парус спортын керткән.

Кызганычка каршы, Идел буе академиясенең данын Неапольда чыгарылыш укучылары Евгения Косецкая, шахмат уенчысы Игорь Ильин яки авыр атлет Мария Петрова яклый алмаячак. Шулай да Италия шәһәренә ярышка баручыларның исеме инде билгеле.

Йөзү буенча әлеге ярыштва академиядән Эрнест Максумов, Григорий Тарасевич һәм Ирина Приходько бара. Суга сикерү буенча Александр Белевцев. Өстәл теннисы буенча Саъди Исмаилов, Дарья Чернова һәм Даниил Травин. Стенд ату буенча Сергей Демин белән Регина Шакирова. Җыелма волейбол командасы составында Андрей Сурмачевский, фехтование буенча Анастасия Корнеева. Баскетбол командасында Елизавета Зайцева, Таисия Афанасьева,  Дарья Архангельская һәм Алина Новикова көч сынашачак.