Студентлар хоккей лигасының директоры Антон Храмцов Казанда «Татнефть-Арена»дагы СХЛ белән «Ирбис» җыелма командасының уенында булды. Уен алдыннан гына Храмцов Идел буе академисе ректоры Йосып Якубов белән очрашты, ул аңа Россия хоккей Федерацияе президенты Владислав Третьяктан рәхмәт хаты тапшырды.

- Сезон ачылышы белән Казанда узган елны сентябрьдә студентлар хоккеен үстерү максатыннан Кубок ачылышы уздырдык. Бүген ректор белән вуз командаларының студентлар турнирында катнашу турында сөйләштек.  Студентлар хоккеенда кешелек факторы югары, бигрәк тә ректорның роле югары. Мин башка вузларда да Йосып Диганшеевичны үрнәк итеп куям – ректор буларак ул студентлар хоккеена ярдәм итә. Судентлар яхшы билгеләргә укысалар, югары стипендия алалар, үзләренең күп вакытларын бозда үткәрәләр, командада үзләрен җитди тоталар.

СХЛ белән МХЛ килешү кысаларында күпсанлы ярышлар уздырылды. МХЛ директоры Алексей Морозов сөйләвенчә, уенчылар уен, күнекмәләр белән укуны бергә алып баралар. Трансляция нәтиҗәләре буенча, әлеге матчларга публика, тренер        һәм уенчыларның кызыксынуы арта. Җанатарлар хисабына без яңа медиа-дәрәҗәгә чыгабыз.

Җыелма студентлар хоккей лигасы белән «Ирбис» уенында «Ак Барс» файдасына уен чишелде (6:2). Җыелма студентлар хоккей командасы Түбән Камада «Реактор»ны (2:1) исәбенә җиңсә, ә Әлмәттә «Спутник»ка (1:3) оттырды. Студентлар хоккей командасы составында Валерий Мурлатов, Айдар Низамиев, Айрат Валиахметов, Дмитрий Макаров һәм Алексей Дмитриев. Тренерлык штабын Әнвар Валиахметов җитәкли. «Спутник»та Ришат Ахметзянов, Раил Шарипов һәм Искандер Мулюков. «Ирбис» составында 11 «академия» укучысы. Алар арасында беренче курс студентлары Роман Полувытнов, Николай Бербин, Артур Бровкин, Кирилл Дегтярев, Александр Зайцев, Павел Купчихин, Ильяс Ситдиков, Тимерхан Шабанов һәм икенче курс студентлары Ислам Хасанов, Илнур Шабанов һәм Данил Пьянов. Капкада «Барс» голкиперы Әмир Мифтахов.