Красноярскта Универсиада-2019 кысаларында туплы хоккей буенча финал матч турниры узды. Әлеге ярышта Рәсәй командасы җитди швед студентларын 6:1 исәбенә җиңде.

Әйтергә кирәк, туплы хоккей беренче тапкыр кышкы Универсиада программасына кертелде. Командага җиңүне Идел буе академиясе студенты Казан «Динамо» ярымсакчы Владислав Веселов алып килде. Ярышта аңа безнең команданың иң яхшы бомбардиры Сергей Ган ярдәм итте.

Красноярскта «Динамо» команданың төп тренеры Ильяс Хандаев. Ул исә телефоннан аша булса да үз кичерешләре белән бүлеште:

- Команданың һәрбер вәкиле яхшы уйнады, команданың җиңүендә һәрберсенең өлеше бар. Шул исәптән  Владислав та. Турнирда бик яхшы уен күрсәтте.  Кабатлап әйтәм, һәрбер команда уенчысы тырышлык күрсәтте.