25 нче гыйнварда Россиядә студентлар көнен билгеләп үтәләр. Академия бар теләгән кешене сәгать 10.00га коворкинг мәйданына әлеге чарага чакыра.

Рәсми булмаган, дустанә мөхиттә студентлар белән ректор Йосып Якубов очрашачак, ул үзенең студент елларыннан кичерешләр белән бүлешәчәк. Кунаклар студент елларындагы вакыйгаларны сөйләячәк. Чараның кунаклары Сбербанк вәкилләре, алар академиягә Корпоратив компания университетыннан бизнес-китапханәдән әсбаплар бүләк итәчәк.

Студент еллары – иң кызыклы һәм матур мизгелләр. Ә инде җанлы әңгәмә барышында чәй эчү булачак, ә Татьяналар өчен махсус  сюрприз бар!