Рәсәйнең милли бадминтон федерациясе традицион конкурс «Ел бадминтон уенчысы» лауреаты исемен игълан иткән иде. Федерация сайтында иң күп тавышны 24-яшьлек Евгения Косецкая, Идел буе спорт академиясе магистранты җыйды.
Әйтергә кирәк, узган елны гына Косецкая Европа чемпионатында хатын-кызлар командасы составында бронза җиңүгә иреште, Испания Уэльведа узган Европа чемпионатында көмеш яуласа, парлы разрядта Россия Кубогы ярышында уңышка иреште.
Спортсменкага Рәсәйнең халык рәссамы Дмитриий Тугаринов ясаган скульптура-статуэтка тапшырачаклар.
Евгения Косецкая РФ бадминтон Федерациясе пресс-хезмәтенә биргән интервьюда: «Сезон уенында гел уйлаганча гына барып чыкмады, кайдадыр җиңелүләр дә булды, җиңүләр дә. Иң мөһим һәм уңышлы уеннар Европа чемпионатында иде. Анда мин куелган максатларга чагыштырмача ирештем дип уйлыйм.
Бары тик башлаган җирдә туктап калмаска, үз өстеңдә эшләргә кирәк. Яңа килгән ел Европада узачак уеннарда максатыма ирешермен һәм билгеле дәрәҗәдә чыгыш ясармын дип уйлыйм, Конкурста җиңүемә шатмын, моңа мин әзер түгел идем. Минем өчен тавыш бирүчеләргә, җанатарларга бик зур рәхмәт әйтәсе килә!»
http://www.badm.ru мәгълүматлары буенча



