Идел буе академиясе өчен җәй кызу эш өсте, объектларда спорт күнекмәләре дәвам итә. Су спорты сараенда августта легендар мәктәп укучылары күнекмәләр уздыра. Олимпия чемпионкасы Мария Киселева өч ел рәттән синхрон йөзүгә укучыларын алып килә. Икенче ел инде суга сикерү спорты буенча күп тапкырлар чемпион Глеб Гальперин дәресләрен уздыра.

Олимпия уеннарында ике тапкыр бронза призер Глеб Гальперин 13 - 25 августта Казанда булды. Өч тапкыр Олимпия чемпионы булган Мария Киселеваның дәресләре 1 нче сентябрьгә кадәр дәвам итә. 75 синхронист Су спорты сарае янындагы кунакханәдә, ә суга сикерү спорты белән шөгыльләнүчеләр Универсиада авылында урнашты. Глеб Гальперин әйтүенчә, аның укучылары иң яхшы урында күнекмәләр ала. "Туклану, күнекмәләр бер залда бара. Бар да бик җайлы. Гомумән, Казанда спортка зур игътибар бирелә", - дип сөйли Мария Киселева.

Традицион рәвештә 2013 нче елдан Су спорты сарае Мария Киселева тарафыннан куелган шоу урыны булып тора. Һәрдаим танылган спортсменка "Акватика" спорт мәктәбе йөзүчеләренә мастер-класслар үткәрә.