Бүген Идел буе университеты студентлары Милли ашлар белән рестораннарда сервис хезмәте күрсәтү үзенчәлекләрен күрсәттеләр. «Укыту рестораны» белем бирү лабораториясендә демонстрацион дәрес узды – «Сервис» юнәлешендәге өченче курс студентлары алты халык кухнясы буенча өстәлләрне тәкъдим иттеләр һәм бизәделәр. Проект биремнәре «сервисны оештыру эшчәнлеге белән идарә итү»дисциплинасы буенча контроль кисем кысаларында башкарылды. Дүртәр кешелек эшче төркемнәргә бүленеп, алар сайланган халык кухнясы ресторанында булдылар һәм кунакларга хезмәт күрсәтү үзенчәлекләрен, экстерьер һәм интерьерны, өстәл бизәү һәм ашамлыклар тәкъдим итүне өйрәнделәр, моны үзләренең чыгышларында чагылдырдылар. Студентларның традицион киемнәр һәм музыка куллануы мәдәнияткә чуму атмосферасын тудырды.

– Проектның төп бурычы-сайланган илдә һәм милли кухняда хезмәт күрсәтү үзенчәлеген билгеләү. Студентлар биремне бик яхшы үтәделәр, аларны әзерләделәр һәм югары дәрәҗәдә чыгыш ясадылар, дип саныйм. Иң мөһиме - алар проектка максималь кереп китүләрен күрсәттеләр, бу аларга чыннан да кызык иде. Мин, укытучы буларак, моның бирем генә түгел, ә чыннан да төрле пландагы тирән тикшеренү булуына инандым, – дип ассызыклады дәрес ахырында сервис һәм туризм кафедрасы доценты Гөлнара Мортазина.

Студентлар, дөнья халыклары кухнясын ирекле сайлап, татар, грузин, итальян, төрек, кытай һәм Мексика кухнясына тукталдылар. Ике атна әзерлек вакытында алар милли кухнялы ресторанга барып кына калмадылар, ә өстәл бизәү өчен реквизитлар һәм чыгыш ясау өчен традицион костюмнар да әзерләделәр. Моннан тыш, дәрес вакытында рус халык кухнясының демонстрацион сервировкасы тәкъдим ителде. Студент кызлар Яна Смирнова һәм Мария Макарова кытай кухнясын күп гасырлык традицияләр белән җәлеп итә торган иң борынгы кухняларның берсе итеп сайлаулары турында уртаклаштылар. Ачык кызыл ханьфу киеп, алар өстәлгә чәй сервизы, фарфор савыт-саба һәм традицион таяклар биргәннәр, реквизитларның күбесе туганнарыннан алынган. Өченче курс кызлары ассызыклаганча, чыгышлар турында фикер алышу нәтиҗәсендә алар төрле милли кухнялы рестораннарда кунакларга хезмәт күрсәтү үзенчәлекләрен яхшырак истә калдыра алдылар. Дәрес бәйрәм белән тәмамланды-Мексика кухнясын тәкъдим итүче команда группадашларын сомбреро һәм маракаслар белән чын тамаша белән сөендерде. Сервировка кысаларында алар Мексика стилендә япма, үрелгән кәрзин һәм коктейль бокаллар әзерләгәннәр.

–Без Мексиканы гомуми тавыш бирү юлы белән сайладык – безгә колоритлы Латин Америкасы мәдәнияте бик ошады, – дип билгеләде студент Руслан Солтанов. - Без үткәргән тикшеренү нәтиҗәләре буенча, кирәкле атмосфера тудыру өчен, матур чыгыш ясауга тукталдык. Әзерлек вакытында иң кызыклысы Мексика мәдәниятенә чуму иде, әмма сервировка һәм ашамлыклар бирү үзенчәлекләре турында тагын да җентеклерәк мәгълүмат табу шактый катлаулы булып чыкты, ләкин без уңышлы башкарып чыктык.

Текст: Аделина Храмова

Фото: Павел Железняк