Идел буе физик культура, спорт һәм туризм университетының сервис һәм туризм кафедрасында “Туризм һәм кунакчыллык өлкәсендә цифрлы технологияләр»конкурсы узды.
Конкурс кысаларында «сервис» әзерләү юнәлешендәге 3 курс студентлары кафедра доценты Гөлнара Мортазина җитәкчелегендә «сервис оешмалары белән идарә итүне документация белән тәэмин итү» дисциплинасы кысаларында оешмаларның идарә эшчәнлегендә цифрлы технологияләрне кертү һәм куллануның проект эшләрен тәкъдим иттеләр.
Үз продуктларын эшләү процессында студентлар Чат-ботлар технологияләрен уңышлы сынап карадылар. Чат-ботларны идарә итү процессын оптимальләштерүнең нәтиҗәле кораллары буларак кулланып проект карарлары тәкъдим ителде.
Вуз эчендәге конкурста 21331 төркеме студентлары Аделина Сабирҗанова һәм Фатыйма Фәтхуллина җиңүче булды. Алар оешманың типовой кадр документларын тиз эзләү һәм тутыру өчен кадрлар бүлегенең «HR-ярдәмчесе» чат - ботын эшләгәннәр.



